ИНТЕРНЕТ - ДӘВА. Рәсимә. Ильясова
Олыгайган саен инде Яңа чирләр арта бит. Тагын бер чиргә юлыктым: Диагнозы - "Интернет". Иртән торгач та ябышам Кәрәзле телефонга. Кемнәр икән, искә алып, "Сәлам хатлары" салган? Мин дә туганнар, дусларга Матур сурәтләр салам. Алар да үз чиратында Миңа җавабын язган. Аннан инде җайлап кына "Контакт"ка да керәм. Кешеләр укысын, диеп, Шигырьләремне эләм. Башка эшләре юк микән, Шигырь укып яталар? Иренмәгәннәре хәтта Комментарий язылар. Аннан инде кереп карыйм: Төркемнәрдә ни хәлләр? Сабакташлар, хезмәттәшләр, Иҗатташлар, туганнар. Санамыйм... әллә кемнәр... Менә, дуслар, олыгайгач, Юлыктым шундый чиргә... Интернеты каян чыкты Бер дә көтмәгән җирдән?! ... Бер көн килеп, нишләп, белмим, Интернетым өзелде... Менә бәла, яңа бәла: "Зависимость" сизелде! Тамагыма ашау үтми, Төннәрен йокы алмый... Тынгылык тапмый җанкаем, Кешечә яшәп булмый... Шунда белдем: бу чир түгел, Интернет дәва икән. Безне бергә бәйли торган Иң яхшы чара икән!
Сылтамалар:
70
0