
Залия Нуриәхмәтова «Күңелем чагылышы»
18 нче көн. 37 нче бит. «…Сиңа... Сандугачлар булып сайрармын мин, Бар дөньяны күмеп моңнарга. Кояш нуры булып сибелермен Сине назлап, алсу таңнарда. Бергә булыйк, җаным, гомерлеккә, Бергә үтик гомер юлларын. Кулны-кулга, иңне-иңгә куеп Каршыларбыз алтын туйларны. Синең ярсу йөрәк тибешеңә Кушармын мин сихри моңнарны, Туктамасын өчен сөю җырым, Узган чакта авыр юлларны. Күзләремә карап сөйлә миңа, Бар сереңне, айлы кичләрдә. Көчле җилкән булып ачылырмын, Язмыш дулкыннарын кичкәндә...»
121
0