Тамга

Тамга

18 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Фазыл, күшеккән бармакларын угалап: - Көн салкын, кул өшеде, - диде. - Нишләп бу егет миңа килде эле дип гаҗәпләнмә, Нурихан абый. Баштарак мин сине өнәмәдем. Син кайттың да безгә мишәйт иттең. Нараклыктагы калдык-постык хуҗалыклар үзәккә күченергә тулаем ризалашкан иде инде. - Шуннан? - диде Нурихан. - Шуннанмы? Халык бит ул баол корты төсле, ана корт көчле икән, таза икән - таркалмый. Наратлыклар да синең гайрәтеңә таяна. - Мин беркемне дә үземә бәйләмәдем, энем. - Бәйләдең, бик бәйләдең, Нурихан абый! Алар авылда хуҗа бар дип гайрәтләнә. Әгәр син моннан кузгалсаң, иртәгә үк нигезләреннән кубачаклар. - Юк, энем, үгетләмә. Алла кушса, минем монда картаеп үләргә исәп. Солтанбәк нәселенә чит туфрак килешми. - Синең гомер шәһәрдә үткән, Нурихан абый! Бөтен шартлар тудырылган фатирда. Ә авылда нәстә, йә? Сукыр лампа, кара мунча, чокыр-чакыр юл... Үзәктә без сиңа таш йотртан бүлмә хутлыйбыз. Син төзелеш инженеры, иеме? һо, мәктәпләр, клублар төзеттерерсең. 440 нчы бит #Тамга #НәбирәГыйматдинова #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

109

0