Кызыксыну

Кызыксыну

18 нче көн #Әдәбимарафон Ркаил Зәйдулла Кеше баеды,кесәдә акча күперә, ә ул һаман шул, ахмак. Каядыр ашыгалар,этеш-төртеш,чират. Һәм шунда берәр күңелле көйгә сызгыра-сызгыра син киләсең һәм узып китәсең.Ә кесәңә инде калын бумажник килеп утырган була. Йөзеңне чытма, брат,бу үзе бер сәнгать. Кара минем бармакларыма, музыкатныкы бит, валлаһи! Китәсеңмени? Кызыксыну җитми сиңа,кызыксыну... Ну,ярар алайса, сау бул, брат. ...Кесә карагы, студентның төшке ашка дип әзерләгән соңгы берлеген тирләгән учына йомарлап,сызгыра-сызгыра сыраханәгә юл алды. Казан,Татарстан китап нәшрияты,1998 ел, 223-224 нче битләр. #РкаилЗәйдулла #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

50

0