Җидегән чишмә

Җидегән чишмә

18нче көн ... Шәүрәнең иптәш кызлары, бер-берсенә күз кысышып, ишек янында боларның икесен генә калдырдылар да купе эченә кереп киттеләр. Икәүдән-икәү генә калгач, ниндидер башкарак сүз, күңелдәгене әйтеп бирә торган сүз кирәк иде дә бит... Ләкин андый сүз телгә килми дә килми, алар кулларын кыскан килеш бер-берсенә күтәрелеп карыйлар да көлешәләр, янә сүзсез калалар иде. Поезд исә чаба да чаба, Гайнан районыннан һаман ераклашып, Башкортстан чигенә якынлашып бара, димәк, Гайнанга озакламыйча төшеп калырга, димәк, аларга тиздән аерылышырга туры киләчәк иде. Ике яшь йөрәк икесе дә бер-берсенә ошауларын, алай гына да түгел, шушы арада ярыйсы ук якынаеп өлгерүләрен сизәләр. ... Гомәр Бәширов. Әсәрләр, 4 томда. 3нче том. "Җидегән чишмә", 119нчы бит. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983

Тэглар:

60

0