
Таубашындабүребар
18 нче көн Тиздән, бик тиздән ул Газизне күрер. Бу өч ай эчендә күргәннәрен түкми-чәчми сөйгәненә сөйләр. Алай дисәң, ул барысын да белә булыр инде. Асия ишек ачылган тавышка башын күтәреп караса, сеңлесе хәл белергә килгән икән. Өч ай дәвамында бер көн калмыйча Асия янында булды ул. Сеңлесе аннан бер генә яшькә кече. Бухгалтерлыкка укый. Асиянең барлык сызлануларын үзенә алырдай булып, апасын саклады. - Апа, кара әле, йөзең ничек чистарган. Тик кызыл гына. Болай булгач, тиздән сине өйгә чыгарырлар. Иң күбе тагын бер ай калгандыр. Сеңлесе ятьмә сумкасыннан өйдән алып килгән тәм-томнарын алып, өстәлгә куйды. Әйе, сеңлем, Ян Михайлович та, барысы да яхшы, диде. Үзем дә бүген ничектер тынычлап йокладым. Аллага шөкер! - Апа, әйдә, әти-әниләргә озын итеп хат язып җибәр әле. Без инде абый белән алдый-алдый арып беттек. - Үзем дә шуны уйлап, бүген язармын, дигән идем. Эштән кызлар килде,озын- озак торып чыгып киттеләр. Кичкә язармын,сеңлем! Озын итеп язармын!
77
0