Әдәби марафон 18 нче көн

Әдәби марафон 18 нче көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гүзәл Галлямова "Тамчы күз яше" -"Күзеннән бер тамчы да яшь чыгармады",-дип гаҗәпләнеп сөйләделәр синең хакта, иреңне җирләгәндә. Шулай каты күңелле дер дип уйламаганиидем... Ничек кенә булмасын, сөеп кавышкан, утыз ел гомер иткән иреңииде ич ул синең! Гөлзидә җавап бирергә ашыкмады. Шулай уйлапмкына җавап бирергә өйрәнгән иде ул. -Ишетәсеңме син мине?-дип, иңбашыннан селкеде аны элекке дусты Ризалә.-Ишетәсеңме? Ишетте, ишетте... Хәер,ни дип җавап бирсен инде? Күз яшенең бөртеген дә күрсәтмәде шул. Каты бәгырьлеме ул? Үзенә бәя дә бирә алмый. Катты аның күңеле, бозлынып катты... Ә бит элек хәтта чит кеше кайгы-борчуларыннан да күңеле йомшаоа торган иде аның. Ни гаҗәп хәзер күңел халәтен үзе дә аңламый. Тоташ бушлык, дөньяга битарафлые анда. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #ГүзәлГаллямова #ТамчыКүзЯше

Тэглар:

86

0