18 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

18 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

18 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Имәнгеч бер тойгы кичерде бу вакытта Ярмөхәммәт бабасы баба инде, ул гел шулай йоклый, йоклаганда Ярмөхәммәт гел аның янына җылыша иде.Бабасы борылыр иде дә, тыштан туңып кергән оныгын йонлы, җылы кукрәгенә кысып, баланың ике аягын да ике бот арасына куеп ята иде. Җылы иде, кайнар иде аның бабасы. Менә хәзер дә жәймәне күтәреп, бабасы янына кереп ятар төсле тоелды аңа. Ләкин Ярмөхәммәт бабасына җылышмады. Бабасының йөзен күрүгә үк ул имәнсенеп куйды. Бабасы нәкъ бабасы булса да, сәер иде. Элеккеге бабасы шулай чалкан ятса гырлый иде. Гырламаганда, мыш-мыш килеп сулыш алып йоклый иде. Яки аның борыны сызгыра торган иде. Я бабасы тешендә авыз чапылдатып нидер чәйни-чәйни мыгырдана иде. Ә бу бабай тик ята. Ул тере тугел, анын җаны юк. Ярмөхәммәт шуны аңлады. Ул үзе дә сизмәстән бабасыннан читкә тартылды. Әнисе мәетнең йөзен каплап куйды, аннан соң дәшми-тынмый гына баласын агейдән алып чыкты. Бәдигылҗамал әби догасын ишеттеребрәк укый башлады. 49 нчы бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

79

0