Каракош. Нәбирә Гыйматдинова

Каракош. Нәбирә Гыйматдинова

— Атай мәчеттә нишли? — Җомга намазына йөри. — Һы. Шул сакаллы тәрене ничек мәчет бусагасыннан атлаталар икән соң? — Кяферләнеп атаңа тел-теш тидермә, улым. Сиңа да гөнаһлардан арынырга вакыттыр, ирләр яше куасың бакчи. — Миңа вәгазь укыма, әнкә! Яратмыйм акыл өйрәтүләрегезне, минем үземдә дә баш бар. — Теге көнне сүземне бүлдереп кудың, улым. Тыңлап бетер. Төшлек салдырган ием, изгеләрдән шул килеп иреште. Пакьләнеп-аруланып, «кылган кара эшемә тәүбә итәм, йа Аллаһы Тәгалә, истигъфар кыл» дип, җитмеш мәртәбә кабатласын. Шунда Каракош тынычланыр, аңа каныкмас, бу нигезеңә дә ут китермәс, диделәр.

Тэглар:

79

0