
Габделхәй Сабитов "Хәвефле җәй"
Унсигезенче көн. Зариф - Кыяметдин бабайның бердәнбер улы. Аңа инде тиздән алтмыш тула. Ләкин карт алдында ул барыбер бала хөкемендә. Кадерле бала, соңгы бала. Башкалары инде күптән үлеп бетте. Ике өлкән кызын, ике сөлектәй улын ваба кырып салды. Бер кызы, буйга җиткәч, ачлык елны вафат булды. Шул ук елда өч яшьлек сабыйлары, күзгә карап, ачка тилмереп үлде. Аналары мәрхүмә акылыннан язды. Чүпрәккә төргән бәләкне бала итеп, бишек җырын җырлый-җырлый, шуны кулында тирбәтеп йөрде. Нинди генә кайгы-хәсрәтләр күрмәде Кыяметдин карт үз гомерендә! Әмма ачлык афәтеннән зуррак афәт күргәне булмады. Шунлыктан гомер буе иң курыккан , иң нык тетрәнгән нәрсәсе - ач бала кайгысы, ач бала фаҗигасе иде. Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 110 нчы бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
61
0