
Гүзәл Әдһәм " Асылмалы күпер".
18 нче көн. Гүзәл Әдһәм "Асылмалы күпер". #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 Армия - малайлыктан егетлеккә күчү чоры. Иң әһәмиятлесе шул : авыл армиядән кайтучыны ир-егет итеп кабул итә. Хәтта өлкәннәр дә солдат белән кул бирешеп күрешә! Армия ул - егетлеккә имтихан. Бу чорда кызларның да эше муеннан. Сөйгән егетеме, күршеме, классташмы - монысы әһәмиятле түгел, чигелгән кулъяулыгың солдат өчен әзер булырга тиеш! Бу матур гадәт Аксуда һаман саклана әле. Күпме йолалар үзгәрде, гореф-гадәт онытылды, ә солдат егеткә кулъяулык чигү иң изгеләрдән санала. Кызлар, берсеннән- берсе уздырып, матур чигешләр, бизәк-үрнәкләр сайлый. Ялына-ялына, әби-түткәйләрнең сандыгын ачтыра, саргая башлаган бизәкле яулыкларны тартып чыгарта. Сандык төбеннән әллә никадәр сер калка. Яулык читендәге " иң якыным Рафиска" , " мәхәббәтем Василга", "яратканым Хәкимгә", " Наилем, онытма!" кебек бөдрә-бөдрә сүзләр күп серләрне фаш итә. Дөрес, бу парларның күбесе өйләнешмәгән дә, тик сандык хуҗалары үз ирләренә атап чигелгән бу кулъяулыкларны барыбер саклый. Бу нигезгә килен булып төшкәнсең икән, аның ядкярләрен дә кадерли бел! 13 нче бит #ДөньякүләмӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МиллионТатар #БелемРадиосы #НурлатМарафончылары #ГүзәлӘдһәм#Асылмалыкүпер
116
0