Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

18 нче көн Авыздагы сөяксез тел еландай ысылдый шул. Бервакыт Күкчәчәк ярып салды: — Нигә читләр өчен янасың? Әүвәл үз хәләлең турында кайгырт син. Төрмәгә барып хәлен белеш, һичьюгы! — Мин ул бозаудан аерылдым, — диде Гөлсем, чиләгенә шалдыр-шолдыр бәрәңге тутырып. — Жәлләсәң, син бар. Сез бит аның белән теге ниләр… Көндәш җөмләсен төгәлләп өлгермәде, Күкчәчәк ыржайган бикәнең авызына вак бәрәңге кыстырды: — Безнең исемнәрне гайбәткә буяма, яме?! Чүмәшкән Гөлсем лып итеп артына ауды да бәрәңгене төкерде һәм, туфраклы иреннәрен кулы белән сөртеп: — Кемнән яшерәсең инде кыеш-мыешларыгызны? Авылда һәммәсе дә белә ич, — диде. — Безнең туй кичендә теге… Дөрес түгелмени? — Синеке дөрес түгел, әйе! — Кемнеке дөрес соң? — Бер Аллаһыныкы! Ә сезнеке ялган! Барыгызныкы да чеп-чи ялган! Әрнеп кычкырды Күкчәчәк. Ник каралталар, ник әллә ниләр гөманлыйлар?! Аларның берсе — саф кыз, икенчесе саф егет иде.

Тэглар:

62

0