Улыма
18 нче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 УЛЫМА Хатларыңнан өзмә мине, улым, Җаным шулар белән юана.. Бер хат килеп төшсә, күңелләрем Сабый күңеледәй куана. Хатың килеп торса, сынмас сабырлыгым, Күңел тынычлыгым җуйсам да. Очрашулар көтеп тибә йөрәк, Кич ятсам да, иртән торсам да. Бүген сине солдат киеменнән Төштә күрдем, имеш, кайткансың. Шинелең дә бик килешә икән, Билеңә киң каеш таккансың. Солдат әнкәләре бар да шулай Хезмәттәге улын сагына. Керфекләргә яшьләр сарылса да, Түзә алар, түзә барына. Берәр кошчык килеп кунган саен Тәрәз каршындагы агачка. Хат-хәбәргә юрый ана күңеле, Хат - бердәнбер дәва сагыштан. Ешрак яз, улым, хатларыңны, Алар белән җаным юана. Бер хат килеп төшсә, күңелләрем Сабый күңеледәй куана. 107 нче бит #ГалияГайнетдинова #АшыкмаСинГомер #КанатыңныБаламКанатма #СүзНәшрияты #ӘдәбиМарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БелемРадиосы #Таттелеком
43
0