ШАУЛЫЙЛАР

ШАУЛЫЙЛАР

Ишетәмсең, кайдадыр еракта, Офыклар артында юкәләр Юралмас хыялга ышанып, Гел безне көтәләр. Көтәләр. Ишетәмсең, кайдадыр еракта Калалар артында тупыллар. Әҗере бетсә дә, сөюгә Гел дога укырлар. Укырлар. Ишетәмсең, кайдадыр еракта Чәчкәгә күмелгән сириннәр: "Сөюләр сүнмәскә кабына!" - Дип юкны сөйлиләр. Сөйлиләр. Ишетәмсең, кайдадыр еракта Мәхәббәт урманы шаулавын. ...Рәнҗемә, китәм мин. Ялгызым Урманда калмадым. Калмадым!

Тэглар:

103

0