Сөйләнмәгән хикәя

Сөйләнмәгән хикәя

Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «Әнинең камыры кабара”ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсең, бөтенесе ал да гөл булып, коймак дигәнең авызга үзе шуып керергә тора. Шулай итеп, безнең Биктимеребез авыз эченнән әлеге дә баягы «... кабара» ны кабатлап, ә куллары белән зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы, аның юлы Чишмә тавына килеп чыга, ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар шау-гөр килеп чана шуып уйныйлар. Бу чаналы малайлар Биктимернең иптәшләре булмасалар да, аларның кычкыра-кычкыра чана шуулары Биктимерне кызыктыру өчен җитә кала. «Эх... минем дә чанам булса...—дип, эчке яну белән уйлап куя Биктимер. Ләкин аңа карап Биктимернең чанасы булмый. Ә чанасы булмауга карап, Биктимер шулай ук мәлҗерәргә һич тә уйламый. Балаларча кызыгу белән кызыгып, озаклап карап тора. Бу минутта аның кечкенә йөрәге, күкрәген бәреп тышка чыгарга теләгәндәй, тыпырчына. Ләкин, аның күзләре матур дип, аңа берәү дә үз чанасын китереп тоттырмый. Чаналы малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалактан тау астына шуып төшеп китә. Тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала Биктимер. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә. Бөтен нәрсәне, шул җөмләдән ашауны да, шул җөмләдән «Әнинең камыры кабара»ны да онытып, шуып уйный башлый ул. Биктимернең табасы, чаналардан уздырып, үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа. Бу нәрсә башка малайларның күзләрен яндыра. Малайлар, чаналарын ташлап, Биктимергә кызыгып карап тора башлыйлар... Моны күргәч, Биктимер, шатлыгыннан канатланып, җырлый-җырлый берүзе шуарга тотына... А... моны тыныч кына сөйләп тә булмый, моның рәхәте ничек булгандыр дисез сез! Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр.

Тэглар:

94

0