Зифа Кадырова

Зифа Кадырова

18 нче көн. Сагынырсың мин булмам. 8. Шулвакыт капка төбенә тузаннар туздырып, йөк машинасы килеп туктады, капкадан Байрас килеп керде. Сөмбелне күреп, башта сискәнеп китте, нәрсәдер сәер тоелды. - Сөмбел, нишләп торасың монда? Әллә елыйсың инде? - Байрас, үләм бит... - Әллә чирлисеңме? - Иртәдән. - Өйдә кеше юкмыни? Үзе нишләргә дә белми, Сөмбел тирәсендә бөтерелде. - Әйдә, ятып тор, хәзер мин берәр җиңел машина табам. Бераз түз инде, - дип, Байрас чыгып йөгерде. Бераздан, ике йорт аша гына яшәүче күршеләрнең машинасын сорап, алып та чыкты. Сөмбелне күтәреп, җайлап кына артка яткырды. Байрас үзе машина куды, шул ук вакытта артка караштыргаларга да өлгерде. Сөмбел күзен йомган, иренен тешләгән, үзе ыңгыраша иде. Элек Ахунның үзендә бала тудыру йорты бар иде дә бит, хәзер аны Учалыга, шәһәргә күчерделәр. Егерме биш чакрым ара, бер карасаң, күп түгел, ләкин мондый вакытта... - Сөмбел, түз, күп калмады, әнә, тау артында гына... - Миңа оят, авыр чакта гел сиңа туры киләм, һәрвакыт янымда син буласың. Булатка гына мин дә, бала да кирәкми. Сөмбелнең күзеннән яшьләре тәгәрәде, авыртуга түзә алмыйча ыңгырашты, кычкырмас өчен авызын каплады. Байрас, көзгедән күреп, үрелеп, аның кулын авызыннан тартып алды. - Кычкыр, ела, оялма. Мин синең яныңда, курыкма, һәрвакыт синең белән булырмын. Ходай ялгышты, абый урынына мин булырга тиеш идем. - Син мине җәллисең генә, Булат та җәлли. Этне ияртмә, иярткәч типмә, диләр. Мин шул эт кебек. Аңласаң иде хәлемне... - Мин сине яратам да, жәллим дә, ләкин сизмисең генә. Сөмбелнең тавышы тагын югалды. Телгә килеп: - Исән калсам, яхшылыкларыңны мәңге онытмам. Улыма да исемне син куярсың. - Бәлки кыз булыр, болай да өй тулы ир-ат. - Юк, малай була. Мин төшемдә... теге вакытта больницада төш күрдем...

Тэглар:

65

0