18нче көн. Таһир Шәмсуаров. Соңгы кыдгырау.

18нче көн. Таһир Шәмсуаров. Соңгы кыдгырау.

Соңгы кыңгырау Балачакның иң изге бер көне,  Татлы хатирәсе, әлбәттә,  Җиде яшьлек керсез сабый килеш Аяк басуың якты мәктәпкә. Ә ул сине балкып каршы алды, Шатлыгыңның чиген бел менә. Кулдан тотып, беренче укытучың Алып керде белем иленә.  Атлап түгел, йөгереп уздың бугай, Мәктәптә шул бик тиз үсәсең. Беренчене укып бетерүгә,  Икенчегә килә күчәсе!  Укучыга ике нәрсә газиз, Кабатлыймын моны бик теләп:  Әти-әни, туып үскән йортың, Укытучы белән син – мәктәп!  Алда сынау, саубуллашу мәле,  Күңел карый мәктәп ягына.  Хәтер әле мең кат кире кайтыр Мәктәптәге бала чагына. Ашкыну да, татлы сагыш та Унберләрдә бүген беленә.  Тыңла әле, соңгы кыңгырауны,  Ул чакыра тормыш иленә.

Тэглар:

73

0