Фоат Садриев "Таң җиле".

Фоат Садриев "Таң җиле".

Без әтиең белән гомер буе саклаган изге әйбергә син тап төшердең! - диде ул. Мизхәт күзләрен тутырып аңа карады, әнисенең карашы рәхимсез иде. Ул үзенә бернинди кичерү юклыгын анлады. Мин исән чакта безнең өйдә ялган була алмый. Син моны белә идең бит?- Нуриасма малаена сораулы карашын юнәлтте, ләкин Мизхәт башын читкә алды. Менә шул: йә мин… әнисенең калтыранган тавышы Мизхәтнең бәгырен кисеп бик нык акрынайды. Йә…йә син… Ашап- эчәр урын да тапкансың… Мизхәт, күзенә берни күренмәгән хәлдә, өйдән чыгып йөгерде. Кая бара- бу хакта ул уйлый алмады. Тамак төбен пешереп торучы кайнарлыкны бетерергә теләп йотты да йотты, ә ул бетмәде дә бетмәде. Әнисе аны өйдән куып чыгарды! Бу- башка сыймаслык хәл, бу хурлыкны күтәрергә көч җитәрлек түгел иде… 49 нчы бит.

Тэглар:

53

0