Әдәби марафонның унсигезенче көне
Гайниянең күзләре маңгаена менде. - Менә нишли икән ул библәтикедә, мәхәббәт уены уйнап йөри икән. Вәт мыштым. Мин моны болай гына калдырмыйм. Авыл Советына барып явит итәм, - диде ул һәм эре адымнар белән дөп-дөп басып чыгып китте. Китапханәдә Җәвит белән Саимә басып калдылар. Саимәнең кычкырып елыйсы килде. Ул чарасызлыктан, башын Җәүдәтнең күкрәгенә салды. Ире ташлап чыгып киткәннән соң егерме ел үткәч, күпме авырлыклар кичкәч, ир куенына сыенды..."Йа Раббым, ятим бәбкәдәй, нигә болай каңгырайттың син мине, сыеныр кочак күрсәтмичә? Үз тормышыңны бер үк кешедән күпме болгаттырып,күпме түзеп була? Нигә кирәк бу әдәп дигәнең? Әллә Гайнияне китапханәдән куып чыгарырга көчем җитмиме минем? Җитә! Яшьли сөйгән ярым Миргалимне бирдем. Нигә, Мәрзия кебек, битен умырмадым? Яшь идем... Битне тырмау өчен акыл да, көч тә кирәкми. Ялгызак тормышыма ямь, яшәү дәрте өстәгән соңгы мәхәббәтемә дә Гайния аркылы төшәме? Нигә шундый каршылыклар куясың Раббым?" Күз яшьләрен эченә йотып, Җәүдәткә сыенган Саимә күңеленнән әнә шулай сөйләште. Уйлар авыр булса да, көчле кочакта аңа бик-бик рәхәт иде. - Туганнарны сайлап тумыйлар шул, Саимә. Гафу ит. Мин инде шуңа да яшерен мәхәббәт утында яндым. 140 нчы бит. #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
58
0