
Килә җәйне сузасы
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Килә җәйне сузасы Яшьлек дигән гүзәл илдән Янә бер кат узасы. Урамда яфрак себерәм,– Килә җәйне сузасы. Август хәбәр китерсә дә, Сентябрь көзләрмени, «Аерылу», «сагыш», «югалту» – Без сөйләр сүзләрмени? Күккә кара, Зөһрәле ай Моңаеп баер иде. Алмалар да, кызармыйча, Тоташ саргаер иде. Чияләр алсу битеңнең Алсулыгын алганнар. «Елмай, егет!» дип эндәшә, Күрәсеңме, баланнар. «Яшел – яшьлек төсе диеп» Яратам кабатларга. Яшәрәсең килсә кара Син чыршы-наратларга. Ак томан сарган башыңны Назлап сыйпап узасы. Урамда яфрак себерәм,– Килә җәйне сузасы! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиянәшрияты #Таттелеком
45
0