
Гөлнур Айзат "Күз яше ачы була" повестеннән өзек
Төнлә Гадилә тәрәзәдән төшкән ай яктысына уянды. Төш күреп. Гадилә бакчаларында су җыярга куелган зур мичкәдән учына су алып тора иде. Шул чакта оядан ата сыерчык очып чыкты. Гадилә алдындагы алмагачка кунып сайрап җибәрде. Өзгәләнә генә, бер җиргә төшә, бер кире очып менә. Гадилә җиргә караган иде, оядан бер сыерчык баласы егылып төшкән икән дә, ата сыерчык шул турыда белгертмәкче була икән! Гадилә сыерчык баласын учларына күтәрде. Сап-сары томшыклы бәләкәй генә кошчык, күзләрен челт-челт йомып, хатынга карап тора, имеш. Хатын, пошынып, кухняга чыгып чәй эчеп карады. Тынычлана алмады. Тәрәзәдән серле генә күз кысып торган айга сәерсенеп карады. "Әллә?" Гадилә моннан унбиш еллар элек тә шундый "Әллә?" дигән сораулар белән уянып киткән төннәрен хәтерләде. Урынга ятса да, күзенә йокы кермәде. Кабат хабда йөргән чакларын, үзенең балага узуын көткән сабырсыз мизгелләрен исендә яңартты. Ник? Хатын үзе дә аңламады. "Гармунчы Хәтирә", Казан, "Ак Бүре" нәшрияты, 46 бит
97
0