Кыстыбыйлар. Таһир Шәмсуаров

Кыстыбыйлар. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Туган өйгә ишеген ачкан мәлдә, Бик тансыклап кайткан чагында, "Түргә үт" дип, ымсындырып, кыстап, Кыстыбыйлар тора табында. Капмас борын авызда эри алар, Үзе йомшак, үзе тәмледер. Татар табыннары гомер бакый Милли ашлар белән ямьледер. Тәмле истән башлар әйләнгән чак, Җан җылысы бары биредә. Ризык белән каршылыйлар икән, Син бәхетле туган җиреңдә! Туган өйнең ишеген ачкан мәлдә, Күңел мөлдерәмә чагында, Түргә дәшеп, ымсындырып, кыстап, Кыстыбыйлар тора табында. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #ТаһирШәмсуаров #Яратубелән #Шигырьләр #115нчебит

85

0