СИН КАЙТЫРСЫҢ КЕБЕК

СИН КАЙТЫРСЫҢ КЕБЕК

Кыр казлары тавыш бирә кабат, Шул җырларны язын тыңладым. Көзге болытларда Офыкларга Агып киткән язмыш юлларың. Яз гөлләре гөрләп чәчәк ата - Сәлам бирә күчмә кошларга. Ничек итеп безнең язмыш юлын Өр-яңадан бергә кушарга? Саубуллашып тормыйм синең белән, Син кал әле минем күңелдә. Күзләренә карыйм чәчәкләрнең - Сары көзләр генә күренә. Яз гөлләре гөрләп чәчәк ата, Чәчәкләрнең бирим кайсысын? Күчмә кошлар көзен киткән юлдан Син кайтырсың кебек, кайтырсың. 123 нче бит

Тэглар:

76

0