11нче көн. Таһир Шәмсуаров. Бала күңелләре анада.

11нче көн. Таһир Шәмсуаров. Бала күңелләре анада.

Бала күңелләре анада Әни күңеле, әйе балаларда, Баланыкы имеш далада. Беләсезме, юк, далада түгел, Бала күңелләре анада! Килешәмен, халык белми әйтми, Безне уйлап яши аналар. Читтә гомер сөргәннәрдән сора Әни диеп яши балалар! Әни тапкан, әни баккан безне, Истә тора сиртмә бишекләр. Әти барда, әни исән чакта Көне-төне ачык ишекләр! “Саубул, балам, имин йөре! ”-ди ул, Хәтерләрдә әйткән сүзләре. Тәрәзәдән олы юлны күзли Кайтыр диеп әнкәй күзләре. Кай тарафта гомер сөрсәләр дә, Каладамы, әллә далада. Бала күңеле юк, далада түгел, Бала күңелләре анада!..

Тэглар:

84

0