
Фәрзанә Акбулатова «Дилбәр»
Әдәби марафон, 10 көн « Җиңел булмады Таибәнең бала чагы. Әтисе беркайда да эшләмәде. Кая гына урнашса да озак тотмадылар. Эчү аркасында аннан да, моннан да куылды. Эшләмәгәч, эчәргә кайдан тапты икән? Берсеннән-берсе вак балалар, саулыкка мантымаган әнисе… Өлкән бала Таибә мохтаҗлыкны бик иртә татыды. Әнисе иңенә яткан авырлыкны өлкән бала күтәреште. Кем кая куша, шунда ялланды, йомышка йөгерде. Эшкә әрсез иде. Бәләкәйдән мохтаҗлыктан чыкмагач, тормыш шулай булырга тиеш дип кабул итте. Бермәл хатын-кызларның сөйләшкәнен ишетте: «Әй… Менә бер бәхетсез җан иясе… Ходай нишләп аңа бу тиклем сылулык бирде икән? Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләр бит. Ниләр күрәсе бардыр бу мескеннең… Тәрбия күрмәгән бала ни… Әнә йөри бит атасы адәм көлдереп…» Кемдер яклашты: «Эшчән бала. Алай димәгез. Өйдәге хәерчелек кенә ким-хур итә…»» (30 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
99
0