
Ф.Абдуллин " Тәвәккәл таш яра"
17 нче көн. Ф. Абдуллин. " Тәвәккәл таш яра" Алар эштән соң куыклы лампа яктысында хирург һөнәренә кагылышлы дәреслекләрне актара гына башлаганнар иде, хастаханә капкасы төбенә атлы арба килеп туктады. Мирзафатыйх, төнге кунак китергән авыруны карау белән, палаталарда кизү торган шәфкать туташларын аякка бастырды. Өзек-өзек кенә сүзләр белән хәлне аңлатты: - Приступ булган! Өянәге кузгалган. Срочно операция ясарга кирәк. Тиз генә инструментлар әзерләгез! Ак халатлы туташлар, ялгыш ишетмәдекме дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар: - Мирфатыйх Кыямович, лампа яктысында операция ясап буламыни? - Гомердә булмаган хәл бит бу! - Кызлар! Безгә бик тә җаваплы эш - кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту вазифасы йөкләнгән. Анда " лампа яктысында авыруларга ярдәм күрсәтергә ярамый " дигән сүз юк. Лампа яктысы гына аз дисәгез, барыгыз, берегез тиз генә Таһирны чакырып китерегез. Машинасын тәрәзәгә каратып, фаралары белән операция бүлмәсен яктыртып торсын. 237 нче битләр. #ТатнетныҮстерүФонды #Таттелеком #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МиллионТатар #БелемРадиосы #НурлатМарафончылары
106
0