Авыл баласы. Таһир Шәмсуаров

Авыл баласы. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Авыл баласы. Мендәр итеп кипкән печәннәрен Баш астына килә саласы. Сагынып кайта туган авылына, Сагнып китә авыл баласы. Гаепләмә читтә яшәгәнгә, Язмышлар бит алдан языла. Унҗидедә дәшә ерак юллар, Гомеренең яшьлек язы ла! ...Инешләрнең салкын суын эчәр, Балачагын эзләр болыннан. Кичке уендагы тальян гармун Төн яктырды синең моңыңнан. Капка төбендәге серләшүләр, Мәңгелеккә биргән вәгъдәләр. Такыялар үргән җәйге кичләр Еллар узгачтын да дәшәләр. Киткәненә бәлки үкенәдер, Күзләрендә көзләр сагышы. Тукталышта калган әнкәсенең Бәгырьләрне телә тавышы... "Озаклама, балам!" - дигән сүзен Хәтер мәңге истә тотасы. Әнкәй төсле сабыр, тыйнак авыл, Ничек итеп сине онытасы?! Сагынып кайта туган авылына, Сагынып яши авыл баласы. Туып-үскән шушы газиз җирдә Бөтенләйгә беркөн каласы. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Әтиләрнигезе #Шигырьләр #33нчебит

80

0