Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

6 көн - Кешеләрне син ялганлап ышандырдың, Лотфый! Әле икмәк амбардан кузгалмаган, әйдә, гадел генә халык белән исәп-хисап яса. Лотфулланың табанына ут элделәр. — Тукта, тукта, бүректәш! Син бит минем өемә карт-коры өчен кайгыртып килмәдең, — диде ул, тешен шыгырдатып. — Син бит минем хатынны сагындың. Сез яздан тиклем күрешмәдегез, ахрысы, ә? Күкчәчәк! — Ир даң-доң өйалды ишегенә сукты. — Чык монда, Күкчәчәк! Хатын дулкынлануыннан черт тә черт гөл яфрагы өзә иде. Ничек тыныч кына басып торсын ди ул! Иркә май җиле сыман исеп җан ярасын дәвалаган тавыш иясе ике-өч адымда гына…кишәрлекләреннән баш тартты...

Тэглар:

36

0