
Таһир Шәмсуаров "Әти-әни ял итә"
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әти-әни ял итә Уку бетүгә, балалар Авылга агылалар. Әби-бабай оныкларын Күптәннән сагыналар. Әти-әни үскән нигез, Кан тартмаса – җан тарта. Май бетүгә, авылларда Балалар саны арта. Әти-әни дә шатлана, Тынычлап калган чаклар. Анапага йә Кырымга Сәфәргә китә алар. Шәһәрдә үскән малайлар Хезмәткә өйрәнәләр,– Йә бәрәңге кәтмәнлиләр, Йә печән киптерәләр. Табигатьнең гүзәллеген Кызлар да бик тиз тоя. Кулларына чиләк алып, Эсседә җиләк җыя. Күңел тыныч, балаларның Җәе авылда үтә. Әти-әни каникулда Рәхәтләнеп ял итә. #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком
61
0