Тамга

Тамга

Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Болытларны аралап, бәхет кояшы елмайган көн иде бу. Керпе сыман энәрен тырпайткан Шәрифә йомшарган иде. Чана төбендә кендек әбисенә дигән тәм-том бар иде, Нурихан аны хатынга бирмәде, аңарда өр-яңа хәйлә борынлап маташа иде. Күчтәнәчне керткән булып, ул тагын бер мәртәбә Шәрифәне күрәчәк! Бәлки, шулай әкрен генә аралар да җайланыр. Нурихан атын тугарып, юынып-кырынып ике сәгать чамасы вакыт уздыргандыр, ни гаҗәп, Фәсыйлә карчык өендә ялгызы гына йон эрли, ә Шәрифә юк иде. Чанада бергә утырып кайтулар әллә төш, әллә өн. - Утыр дияр идем, олан, мин кортка белән ни гәпләшерсең икән? - диде әби. - Синең алма бакчаң ел да корыймәле, олан? 436 нчы бит

Тэглар:

88

0