Габделхәй Сабитов "Өч күңел"

Габделхәй Сабитов "Өч күңел"

Уналтынчы көн. Әптерәй чормага менеп китте. Үзенә хас бер хуш ис аның борынын кытыклап алды. Бер якка пар-пар итеп бәйләгән каен себеркеләре эленгән. Өскәрәк бәйләм-бәйләм абагалар, мәтрүшкәләр, тагын әллә нинди үләннәр кыстырылган. Алар арасында кып-кызыл миләш тәлгәшләре күренә. Бер тартмада - балан, җилпучта- кипкән шомырт, җир җиләге. Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора. Арырак эреле-ваклы янчыкларда - чикләвек . Елныкы елга аерым сакланган... Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 105 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

60

0