
Татар вакыты
Әйе, алман иленең атаклы “Густав Беккер" фирмасыннан моннан ике йөз дә егерме ел элек дөньяга чыккан сәгатьнең тышчасы—корпусы таш кебек каты самшит агачыннан эшләнгән булса да, ефәктән йомшаграк, атластан сыгылмалырак, аның сакал-мыек баскан, йөз сулары сулган битеннән байтакка үзрәк, яшьрәк һәм җылырак иде. Гүя аның иманы шул сәгать эчендә иде. 1902 елда Мәкәрҗә ярминкәсе үткәргән аукционда хакын унике сәүдәгәрдән артыграк биреп сатып алган аны дәү әтисе. Үктәбер кыйралышыннан соң әтисенең бертуган абыйсы Зариф гаиләсенең күңелен күрә бу күкеле могҗиза, ул үлгәч, васыять буенча, Мотаһарның әтисенә күчә. Их, күрсәгез иде сез ул сәгатьнең матурлыгын!.. Татар остасының куллары белән ясалган кебек, татарча бизәкле, татарча матур татар сәгате иде ул!.. Мотаһар сәгатьнең бәллүр пыяласын кул яссуы белән сыйпап сөртте - алтын путал белән йөгертеп язылган рум саннарын, ак чынаяк циферблатны, кояшта ялкынланган алтын телләрне күрдегезме? Аның пыяласы картаймый да, сүрәнләнми дә, күрдегезме? Ул һәр сәгать саен яртыда бер тапкыр, сәгать тулганда сәгать санынча суга. Суга гынамы? Ул жанга тылсым булып ята, тынычландыра. Көмеш боҗралы авазлар өйнең бүлмәләрендә кайтавазлар тудырып, кире әйләнеп кайта, уйларны агым сулар кебек әллә кайларга алып китә... Суккан чакта аның чынаяк өстендәге кечкенә капусы ачыла, аннан агачтан кырып ясалган бәләкәй генә кәккүк килеп чыга да, сәгатьнең җиз аһәңнәрендә тирбәлеп, моңлана: - Кәк-күк!.. Кәк-күк!.. (322-323 нче битләр)
Сылтамалар:
88
0