Рөстәм Галиев «Чаклар…»

Рөстәм Галиев «Чаклар…»

5 нче көн. 21 нче бит. «…Гомеремнең тагын бер матур күренеше - беренче сентябрьдә мәктәпкә бару. Аңа әзерләнү үзе бер бәйрәм була иде. Көтү көткән өчен колхоз акча түли, һәр елны мәктәп формасын, ботинкаларны үзебез эшләп тапкан акчага алдык. Беренче сентябрьне җиткерә алмыйча, көнләп, сәгатьләп көтәсең. Ниһаять, ул көн җитә! Кәттә киенеп китәсең мәктәпкә. Тик менә аяктагы ялтырап торган өр-яңа ботинкалар дошманга әйләнә. Җәйләр буена «чебешләп» беткән аякларны әни мазь сөртеп, оек киертеп, ботинка эченә кертеп куйгач, җәй буе иректә йөргән аяклар аны дошман күрә башлый. Салып атып, әллә кайларга ыргытасы килә!...»

Тэглар:

85

0