
Флүс Латыйфи "Урының түрдә буласы"
13нче көн. #әдәбимарафон "Урының түрдә буласы" "Балтүткәй каш астыннан карап торган улыннан унайсызланып ойалдына чыкты, тамчы гөлнең тамыры яныннан бер ботакны саклык белән генә өзеп алды да сулы банкага салды: -Алла боерса, монысыннан калада яна гөл үстерербез... Чүлмәкне кертеп чыккач, ул банканы яхшылап каплап, сиздерми генә төенчекләрнең берсенә тыгып куйды, һаман ашыктыручы улы белән килененнән ризасызлык ишетмәгәем дип шикләнүе иде. Малае әнисенә төксерәк сүз әйтүеннән үзе дә уңайсызланган булса кирәк, елмаеп эндәште: -И әнкәй, кәҗә килеп сөзсә, ишелергә торган шушы йорттан һаман аерыла алмыйсың. Менә безнең өйне күргәч, ике ятып бер төшеңә дә кермәс әле..." Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 208нче бит.
58
0