Узган гомер
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Уникенче көн. * * * Узган гомер - атылган ук, Узган гомер - аккан су, Аккан сулар кире акмый, Шунсы бигрәк ямансу, Кире акмый аккан су. Узган гомер - тузган кием, Узган гомер - узган эш, Узган эшләр кабатланмый, Шунсы бигрәк кызганыч. Кабатланмый узган эш. Узган гомер - җырланган җыр, Узган гомер - истәлек, Безнең узган гомерләрне Кемнәр сөйләр искә алып? Гомерләр бер истәлек. 290ынчы бит #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком
52
0