
XXVII дөньякүләм «Әдәби марафон» 1 көн
Мин туганмын карлы декабрьның Буран котырып торган мәлендә, Шуңаргадыр, менә гомерем буе Җылы эзлим яз да, җәен дә. Җылы эзлим һәрбер дус өеннән, Җылы эзлим барлык күзләрдән. Җылы эзлим һәр кысышкан кулдан, Карлы яңгыр, шыксыз җилләрдән. Юк, ышанмыйм, боз, кар салкын дисәң, Берни түгел миңа бураның. Уҗымнарны кара, ничек җылынып Йоклый кышын! Кар шул - юрган ул... Җир котыпка беркөн әверелсә дип, Кайчак башка сәер уй керә. Мин анда да, учак ягып карда, Тырышыр идем кышны эретергә. Мине сөйгән берәү калса да тик, Җылыныр иде дөнья ничек тә. Куркам бары салкын йөрәкләрдән, Мине бары шулар өшетә. "Юлдаш" ,Татарстан китап нәшрияты, 1975ел, 19 бит Мин мәктәптә укыганда, ел азагында, яхшы укучылар китап белән бүләкләнделәр. Яшенә бик үк туры килмәсә дә, укыла торган китаплар була торган иде. Яхшы гадәт булган ул. Менә миңа 1 классны тәмамлаганда "Юлдаш" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы бүләк иткәннәр. Аны мин генә түгел, сеңелләрем дә укыган, тышлары пычранган да, бераз таушалган да китап. Бу китапта 14 татар шагыйренең әсәрләре тупланган. Шулар белән сезне дә бераз таныштырасым килә. ӘхсәнБаян (тулы исеме Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) — татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1999), Татарстан Республикасының халык шагыйре (2004). Әхсән Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туган. Аның нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташкан. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли, аннары 1947–1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдәге Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе хезмәтендә була. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытучылык иткәннән соң, 1951 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 елда университетны тәмамлаганнан бирле Әхсән Баянов озак еллар журналистика өлкәсендә эшли. 1956–1962
67
0