4 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

4 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

Ләйлә... Ләйлә... Җандусны мәйдан әйләндерүче ак яулыклы апа да һаман уйларыннан арына алмады. Укытучы апа. Аның күз алдына сыйныфындагы ут чәчеп торган зур күзле, аркасында сизелер-сизелмәс кечкенә генә бөкресе төртеп торган укучысы Ләйлә килеп басты. Аннан бер мескен йолкышны хәтерләткән ябык, көчсез, һаман, авырырга торучы Айрат бөтерелде. Ничектер гел хәлсез малай булды ул. Туганда алай авыру булып та тумады кебек үзе. Ләкин бәби чагында суык тиепме бер тапкыр бик нык авырып алгач, хәлсезрәк булып калды. Әнисе, тагын авырый күрмәсен дип, гел төреп, урап йөртте. Өйдә әнисе, әбисе янында кабык эчендәге чеби сыман булса, мәктәп бөтен балага кабыгыннан чыгарга юл күрсәтә. Кемнеңдер әнисе Айратның әнисенә Фәнсафның аның малаен кыерсытуы, Ләйләнең яклап чыгуы, гомумән, кызның гел дә Айратны кимсетергә бирмәве турында чәчми-түкми җиткерде.

Тэглар:

114

0