Таубашындабүребар

Таубашындабүребар

17 нче көн Асиянең өч айлык яшь гомере минсез генә үтте! Һәм вәгъдәсез Вәкилне алыштырган Газизсез үтте. Әгәр Асия белән бу хәл килеп чыкмаган булса, алар бит Газизнең әти-әниләре янына барырга тиеш иде. Әле Асия тулай торакта бер бүлмәдә яшәүче, үзеннән биш яшькә өлкәнрәк Нинадан өстенә киеп барырга күлмәген һәм аяк киемен сорап торган иде. Шундый рәхәт буласы иде дә бит. Юк шул инде. Бабасы әйтмешли, кара сакалың үзеңнән калмый икән ул. Кара күләгәң кебек. Гел үзеңә ияреп йөри икән. Асия Газизгә әйтеп тә карады: - Юк, Газиз, башта өс-башымны карыйм әле. Соңыннан, соңыннан барырбыз, танышырбыз, - диде. - Юк, Асия, минем әти-әнием өчен синең өс киемең түгел, үзең кирәк, диде Газиз. - Миңа да син үзең, ихласлыгың, дөньяга карашың, матурлыгың, сөйкемлелеген һәм... - дип, бераз тукталып торды да: - Яратам мин сине, Асия! - дип әйтеп салды. - Минем гел сине күрәсем килеп тора. Озын сүзнең кыскасы шул: мин бит синнән алты яшькә өлкәнрәк. Өйләнергә вакыт. Әти- әни дә: «Өйлән! - дип, һәрдаим әйтеп тора. Әнә эшләгән җирендә күпме кызлар! Бүген үк сина кияүгә чыгарга әзерләр. Ә син сайлыйсың. Сайлаган сазга очраган тазга! - диләр.

Тэглар:

46

0