
Равилә Шәйдуллина-Мурат
Инде утыз сигезенче басмага менеп җиткән иде. Туктап ял итәргә кирәк, аннары утыз тугыз баскыч кала, ни бары утыз тугыз баскыч... Тик туктарга өлгерә алмый калды. Арттан килеп, кемдер иннәреннән чиләк-көянтәсен күтәреп алды. Чак-чактан гына егылмыйча калды кыз бала. Аякларының тәмам җегәре беткән, бер адым атлар хәле дә калмаган иде. Бир чиләкләреңне, ә көянтәңне иңендә калдыр, - диде куе калын тавыш. - Суыңны мин алып меним. Бигрәк авырдыр сина, баскычы бигрәк текә бит. Чиләкләрең берәр потлы. Һәм бүтән берни әйтмичә, җиңел адымнар белән баскычтан менеп китте. Кыз бала берни әйтергә дә өлгермичә калды. Югары сыйныфта укучы Вәкил Асиядән ике генә яшькә өлкәнрәк иде. Кыз бары аның озын тәнәфес вакытында гармун уйнап, балаларны биеткәнен, җырлатканын гына хәтерли.Һәм башка малайлар кебек туп типкәнен, кышын инештә, итегенә тимер аяклар бәйләп, кәшәкә уйнаганын күргәне бар.
Сылтамалар:
88
0