
Флүс Латыйфи "Кунакчыллык" #әдәбимарафон
7нче көн. #әдәбимарафон "Кунакчыллык" "Шулай озак дәвам иткән булыр идеме, билгесез, тик сонгы вакытта Камалиның сүзе капма-каршы якка үзгәрә башлады. -Иске квартирны сагына башладым әле, - ди. - Рәхәтен белеп бетермәгәнбез икән. Ул кухнясы гына да ни тора иде бит. Уртасына кереп утырдың исә, бер генә дә торасы юк. Барысы да кул астында. Утырган көйгә бәрәңгесен алып чистартасың, шунда ук плитәсе, кәстрүленә, салдын, чәй куеп җибәрдең. Икенче якка борылып алып куй да рәхәтләнеп аша, эч. Чәнеч- кесе-кашыгы өчен генә дә торасы юк, ичмасам. Суыткычы аркаңа терәлеп тора, баш өстендә генә тәлинкәләр тезелгән... Хезмәттәшләр аны сәерсенеп тыңлыйлар да үзе күрмәгәндә генә чигә турына бармаклары белән борып күрсәтәләр: «Шат- лыгыннан акылыннан язган, янәсе»." Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 123нче бит.
63
0