
Хәсән Туфан ««Иркәләнеп кояш нурында…»
Әдәби марафон, 15 көн «Иркәләнеп кояш нурында…» Иркәләнеп кояш нурында, Гамьсез генә, тыныч, тын гына Яшь бер чыршы үсеп утыра Урмандагы сукмак буенда. Кар-бураннар өереп, кыш килде, Бил тиңентен карга батырды, Ботаклары башына атланып, Җиргә бөкте чыршы факырны. Буранлы җил хәтта екса да, Әлегә бик авыр булса да, Кояшлы яз барыбер киләчәк! Чыршы моңа анык ышана. Тоя җаны: якын ул көннәр, Бу явыз кыш барыбер узачак. Иңендәге карларны атып, Кояшка ул кулын сузачак!.. » 1955 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
97
0