Тауартындабүребар 4 нче көн

Тауартындабүребар 4 нче көн

Буре дә Асиянең күзләренә карап, таш сын сыман кузгалмыйча басып тора бирде. Менә ул бер-ике адым алга, кызга таба атлады... Асия аякларында басып кала алмады, егылды һәм таудан түбән тәгәрәде. Аның артыннан чиләкләрдәге иртәнге савым сөте елга булып акты. Асия башка берни хәтерләми. Аның канга баткан гәүдәсен кем табып алган, кем күтәреп, палаткадагы тимер караватка китереп салган берсен дә белми. Кургаштай авырайган күз кабакларын ачкач, үзен уратып алган укытучыларны, вожатыйларны һәм Гөлсем апасын гына күрде. Гөлсем апасы чиләк белән су, тастымал алып килгән дә аның йөзен, канап беткән аяк-кулларын сөртә иде. - Хәзер, кызым, хәзер, Вәкил Нюра апаңны алырга авылга төшеп китте.

Тэглар:

54

0