
Габделхәй Сабитов " Тармаклы яшен"
Унынчы көн. Әлифә , очынып-канатланып, урам буйлап йөгереп китә. Кая барганын, ник шулай ашкынганын үзе дә белми...Күктә җәй кояшы балкый, ә офыкта... Офыкта бүген дә яшәреп яңгыр болытлары күпереп килә... Әмма Әлифә өчен болар һич куркыныч түгел инде. Яңгырлары, җилләре булсын. Тик давыллары - бозлары гына булмасын. Яшеннәре яшьнәсен, күкләре күкрәсен, әмма афәтле яшеннәр, тармаклы яшеннәр генә атылмасын. Чын мәгънәсен, олы мәгънәсен әле төшенеп тә җитмәстән, басу-кырларга, буразналарга, туган туфрагына күңеленнән шуны тели иде кыз бала. Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001,74 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
49
0