
Рәзинә Мөхияр "Әниле йорт"
Тәрәзәдән карап калды әни, Балачакны искә төшереп. Ничә көннәр, ничә күзләр белән Көткәнбездер аны тилмереп. Балаларын көтә хәзер әни, Балаларын көтә туган як. Су юлыдай кайтыр юллар озын, Әниле йорт көтә, ул - маяк. Тәрәзәдән әни карап калды, Иреннәре дога кабатлый. Аллаһыдан сорый хәерле юл, Догаларын ишет, йа Рабби! Әни карап калды тәрәзәдән, Юлларыбыз уңар, иншпллаһ. Әниләрне озак яшәт әле, Үтенәбез синнән, и Аллаһ! #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #РәзинәМөхияр
Сылтамалар:
69
0