
НәбирәГыйматдинова "Елан" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Миллионтатар
2 нче көн Соңгы елларда тиле Хәтимә сөйләшми, кибеттә дә аласы әйберен ымнар белән генә аңлата иде. Аякта килеш телдән язган, диләр иде авылда. Язмаган икән... Беркөнне карчык Фәһимәнең йөрәген сугып канатты. Юк, кул белән сукмады, сүз белән телде. Тиле яр буенда бака яфрагы җыя иде, ә Фәһимәнең кызлар белән су коенып яткан чагы. Эчендәге тиктормас җене кинәт карчыкка бәйләнергә кушты. Су коену рәхәтен дә онытты Фәһимә. - Кызлар! Әйдәгез Хәтимә сеңелкәшне йөздерәбез. Ул судан куркып аягын да чылатмый, ди. - Тимәсәнә шул алла колына, - диеште кызлар, әмма уена кергән әйберне эшләмичә туктамаган “җен тубалы”, йөгереп барып, арты белән торган карчыкны этеп җибәрде. Тиле мәтәлә-мәтәлә ярдан тәгәрәде. Суда тыпырчынган Хәтимәне кызлар яр өстенә сөйрәп чыгардылар. Фәһимә шарык-шорык көлде, ә карчык, моңарчы тел яшергән карчык, шыңшый-шыңшый юешләнгән күлмәк итәген сыкты. - Киявем бүләге ие, пычранды инде, - диде. - Саклап кына кия идем дә. - Елама, Хәтимә сеңел, яңасын тектерерсең, — дип юаткан кызларны ишетмәде тиле, кәкре бармагы белән Фәһимәгә төртте, һәм бертыннан: - Син елан! Син бә-әк зәһәр елан, - диде. - Ирсез тапкан оланыңны ике кат югалтырсың, - диде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова, #Елан #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
72
0