
Әдәби марафонның өченче көне
-Апа, мин Миргалимне куып кайтардым. Йөрмәсен минем арттан! Әнә Гайнияне озатсын. Гайния аны ярата бит. Миргалим минем арттан йөри башлаганнан бирле, Гайния мине чәйни, - дип үртәлде ул. -Һай,бигрәк син! Кайбер кешеләр гомер буе кемнәрнедер ошатмыйча сөйлиләр инде ул. Үз бәхетең өчен үзең көрәш! Кемдер синең турында яратмыйча сөйли икән,көнләшерлек,сөйләрлек эшең бар, димәк. Яратасыңмы соң Миргалимне? Саимә, сер бирмәс өчен генә кыланып, яратмыйм дип алдашмады. Башын иеп, дәшми калуны хуп күрде. -Сөйгән ярыңны дошманыңа бирәсеңме? Юләр булма,бирмә-ә! Юкса кире кайтарып ала алмассың. 19 нчы бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Ялгызкөймә #ГүзәлГалләмова
50
0