13 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова "Җәза" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
13 нче көн Хатын тупсасы ватылган ишеген көч-хәл белән күтәреп япты. Тәне утта пешкәндәй кыза иде. Бу нәсел бәндәләреннән иман җәяү качкан, бу нәсел бәндәләренә чебен ни дә, кеше ни. Гыймран жалу бирсәң дә якламаячак. Игезәкләренә табынган адәмнән мәрхәмәт көтмә инде. И Аллам, күктән аңа коточкыч җәза юлланыр, һәм ул да Хәлидәләр сыман утта куырылыр микән? Гөнаһысы шундый ук кичермәслекмени соң, йа? Фаҗиганең сәбәбен яшерде, әйе, яшерде... Аның телен канатканчы тешләттерделәр һәм менә шул тешләнгән теле белән үзен дә утка атачаклар. Нурсөя көчсез, тәвәккәл түгел иде. Баш алып качардай урының булса икән. Бәлки... Алия аны вакытлыча гына үзләрендә яшәтер? Кайчандыр ике сердәш шәһәр турында хыялланганнар иде. Матур киенергә яраткан Нурсөя биек үкчәле туфлидан гына тротуардан теркелди, имеш. Сөнчәледә язынкөзен билдән пычрак, аякта гел резин итек. Яшь кызларга ни ямь инде. Китмәделәр... Авыл баткаклыгы суырды... Хатын, ухылдап, салкын идәнгә егылды. Тәне барыбер суынмады. Ул, ыңгырашып, уңга-сулга чайкалды. Яшь чакта шәһәр сеңдерер иде әле, ә хәзер гомер көзенең сары яфракларын җил кыштырдатканда, кайсы ташпулат бусагасыннан уздырсын ди. Кала урамнарында Нурсөядән башка да чүплек савытында актарынган хәерчеләр күп. Аның язмышы - шушы Сөнчәле. Җәзасы да шушы Сөнчәледә... Әллә четер-четер янганда: «Ник коткармыйсың, сердәш?!» - дип, Хәлидә каргады микән 14 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Җәза #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
65
0