Гөлүсә Нугаева "Яз сулышы"

Гөлүсә Нугаева "Яз сулышы"

14нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Зирек алкалары тәлгәш-тәлгәш, Каен бөреләре күгелҗем. Яз сулышын бөркеп күңелләргә, Көләч кояш бизи күк йөзен. Кыш буена кар астында ятып, Баш калкыта яшел уҗымнар. Туган якка кайткан кошларымның Сайравында йөрәк моңы бар. Ярларыннан ташып елга ага, Кар сулары җирне челтәрли, Кабат кайта микән аккан сулар, Бер әйләнеп дөнья тирәли? Ләйсән яңгырлары битен юа Кыш йоклаган басу-кырларның. Язгы җилдә салмак чайкалалар Ак песиле йомшак талларым. Йөзем кебек алма бөреләре, Яшел төсләр иңгән тирәккә. Туган ягым - гүзәл туган җирем Якын миңа язын бигрәк тә. #ГүзәлНПҮҖЧҖ #ГөлүсәНугаева #Минемтәлгәш #Язсулышы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

84

0