16нчы көн. Таһир Шәмсуаров. Һәйкәл.

16нчы көн. Таһир Шәмсуаров. Һәйкәл.

Һәйкәл Һәр авылда сакта басып тора, Аяз күккә караш төбәгән. Ул ракета булып очар сыман, Сугыш теләсәләр янәдән.  Дәшми-тынмый хәтер барлап тора, Елмая ул, сыенса балалар.  Җиңү көнне бик күпләп киләләр,  Мәрмәр ташка чәчәк салалар.  Һәйкәлләргә ил язмышы сыйган,  Ярылып ята сугыш еллары. Кулы булса, кочып кысар иде Ап-ак чәчле солдат улларын. Күз яшьләре аша елмая ул,– Ничек итеп күңел тулмасын.  Мәңгелек ут әнә әйтә сыман: «Җирдә башка сугыш булмасын!» Бер мең дүрт йөз унсигез көн сөйләр Ватан-Ана ниләр күргәнен.  Тыныч тормыш алып кайтыр өчен,  Утыз миллион корбан биргәнен.  Нәкъ җитмеш ел сакта басып тора, Зәңгәр күккә караш төбәгән. Ул ракета булып күтәрелер,  Сугыш теләсәләр янәдән... Йолдыз тезеп чыга юлына...

Тэглар:

90

0