Тамга
...1970 елда дүрт яктан да урман белән уратылган Наратлыкка бүре ияләште. Авыл тыкрык саен туктап ял итәрлек дәрәҗәдә әкәмәт зур иде. Халыкны урман туендырды. Күрше базарларда кемнәр чиләк-чиләк гөлҗимеш, балан, шомырт, җиләк, капчык-капчык чикләвек сата - Наратлык хатыннары. Капка төбе саен кемдә сап-сары сатлык бура - Наратлык ирләрендә. Иң оста үләнчеләр кайда - тагын Наратлыкта. Шушы гөрләп барган тормышны каяндыр пәйда булган явыз бүре өере пыран-заран китерде. Башта күмәк хуҗалыкларның мең баш сарыгын бугазлады алар. Ә беркөнне күзе-башы акайган көтүче Нуретдин авылга кайтып егылды. Аны коедан тарткан салкын су сибеп айныттылар. - Кырдылар, барысын да кырдылар! Сыңар сыер да калмады. Мин нишләтим, чыбыркы атмый бит, җәмәгать! - дип үкерде ул. Наратлыкта йорт саен өчәр баш сыер иде. Халык зар елыды. Ирләр, балта-сәнәк белән коралланып, өч көн урманны тарады. Әмма бүре өере җир йоткандай юкка чыккан иде.
69
0